25 сентябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Мактаулы машина төзүче» исеменә лаек булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ведомство бүләге – «Мактаулы машина төзүче» исеменә лаек булды. Әлеге исемне тапшыру тантанасы Чаллыда Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итү кысаларында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект кысаларында чираттагы күпер ремонтланды
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районында Акъяр-Чирмешән-Шонталы-Черемухово Бистәсе автомобиль юлында Сикәнәс елгасы аша 27 метр озынлыктагы күпер ремонтланды. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылды, дип хәбәр итә ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Төбәк бәйрәмнәре көннәрендә эшләгән өчен ике тапкыр күбрәк түләнәчәк
Россиянең Конституция суды төбәк бәйрәмнәрендә эшләүне федераль бәйрәмнәрдәге кебек ике тапкыр күбрәк түләү карары чыгарды. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
«Нәселебез шәҗәрәсе» конкурсында җиңүчегә Гомрә сәфәренә юллама бүләк итәчәкләр
Казанның «Гаилә» мәчете ел саен «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесен уздыра. Бәйге шәҗәрәләр аша тарихта татар милләтенең урынын билгеләү, тарихи үзаң формалаштыруга өлеш кертү максатыннан үткәрелә, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Яр буе» паркында һәм С. Садыйкова исемендәге концерт залында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында яңартылган «Яр буе» паркында һәм капиталь ремонттан соң Сара Садыйкова исемендәге концерт залында булды.
-
Яңалыклар
Актанышта Минтимер Шәймиев кубогына көрәш бәйгесе уза
Бүген Актанышта яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча төбәкара турнир уза. «Батыр» спорт комплексында ярышның тантаналы ачылышы булды. Бу хакта «Актаныш таңнары» газетасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Владимир Путин «Автоваз»ны Lada Azimut моделен серияле җитештерә башлау белән котлады
Россия Президенты Владимир Путин «Автоваз» коллективын Lada Azimut яңа флагман моделен серияле җитештерә башлау белән котлады, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның алты хатын-кызын «Ана даны» медале белән бүләкләде
Татарстанның алты күп балалы анасы «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнде. Тиешле указга республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Нурлат районында Татарстан халыклары ассамблеясе советының күчмә утырышы узды
Бүген Татарстан халыклары ассамблеясе советының Нурлат районында узган күчмә утырышында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, республикада яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятен саклау хакында фикер алыштылар.
-
Яңалыклар
Владимир Путин яңа чакырылыш Дәүләт Думасының беренче утырышы датасы белән указга кул куйган
IX чакырылыш Дәүләт Думасының беренче утырышы 30 сентябрьдә узачак, 10.00 сәгатьтә башланачак. Россия Президенты Владимир Путин бу җәһәттән Указга кул куйган.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Машиналар төзү – Татарстанның төп сәнәгать тармакларының берсе»
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда булды, машина төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта ул үзенең МАКС каналында хәбәр итте
-
Яңалыклар
Казанда Габдулла Рәхимкулов истәлегенә элмә такта ачылды
Татарстанның халык җырчысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла Рәхимкуловның тууына быел 100 ел булды.
-
Яңалыклар
Табиб: «Сәламәт тормыш рәвеше яман шеш куркынычын 30 процентка диярлек киметә»
Сәламәт тормыш рәвеше онкология куркынычын 30 процентка диярлек киметә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Андрей Каприн «Питание – путь к здоровью нации» дигән конгресста шулай дип белдергән. Бу хакта «Российская Газета» яза.
-
Яңалыклар
Җырчы Алсу яңа фотоcы белән сокландырган
Җырчы Алсу зәвыклы килеш-килбәте белән янә фанатларының игътибарын җәлеп иткән. Артист социаль челтәрләрдәге аккаунтына язылучыларга яңа фотосурәтен күрсәткән.
-
Яңалыклар
Татарстан мәктәпләрне модернизацияләү буенча лидер-төбәкләр рейтингына керде
Татарстан «Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү» программасын гамәлгә ашыру буенча лидер-төбәкләр рейтингына керде. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. Аның сүзләрен ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» китерә.